Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Актүбә ипподромында "Татнефть" призына ат спорты буенча ярышлар узды

Аларда Актүбә, Әлмәт, Кичүчат, Бөгелмә, Нурлат, Яр Чаллы ат спорты мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Ярышларда катнашучылар үз осталыкларын конкурста  күрсәттеләр. Бу хакта "Нефть хәбәрләре"ндә язалар.

Ярышларны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть»генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашкан.

Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне спорт бәйрәме белән котлап, уңышлар теләгән, "Татнефть" һәм аның җитәкчесе Наил Магановка районда ат спортын үстерүдә бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән. Актүбә спорт мәктәбендә 50 бала шөгыльләнә, алар район данын төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы яклыйлар икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса