Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар ГТО нормативларын тапшырдылар

Алтын билгене алу өчен балаларга алты нормативның берсен үтәргә кирәк иде.

ГТО нормативларын һәркем тапшыра ала – моны сәламәтлекләре буенча чикләнгән балалар да раслый. Үзенең Алтын билгесен алу өчен, балаларга 6 нормативның берсен үтәргә кирәк иде. Алар арасында сыгылу, туп ыргыту, озынлыкка сикерү һәм, озак вакытлар дәвамында беренче тапкыр, бассейнда йөзү.

Мөмкинлекләре чикле балага күнегүләрне башкару кыенрак, әмма комплекс алар өчен дә уңайлы итеп төзелгән.

«Беренчедән, бала нормативны үтәүдән канәгатьләнергә тиеш, ул нинди дә булса күнегүне үзе башкара, эшли ала. Хәзерге вакытта бездә булган балалар, алар шунда ук тренерны күрә, ишетә, судьяны тыңлыйлар һәм биремнәрне яхшы гына башкаралар, афәрин», – дип хәбәр итте ГТО судьясы Ирина Кульчева.

Барлык катнашучылар да ГТО нормативларын алтын билгегә үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса