Әлмәт спортчылары велоспорт буенча ярышларда 16 медаль яулады
Ярышлар Яр Чаллыда узды.
Велоспорт буенча Татарстан республикасы чемпионатының һәм беренчелегенең ике ярыш көне эчендә Әлмәтнең «TATNEFTVELO» командасы 16 медаль алып кайтты.
6 спортчы спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.
3 спортчы инде булган спорт мастерына кандидат нормативын расладылар.
Әлмәтлеләр 6 алтын медаль, 5 көмеш медаль һәм 5 бронза медаль яулады.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа