Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Россия җыелма командасы спортчылары мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класс үткәрделәр

Паралимпия триатлон буенча Россия җыелма командасы спортчылары мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класс үткәрделәр. Хәзер спортчылар Әлмәттә җыеннарда.

Михаил Колмаков-паратриатлон буенча халыкара класслы спорт мастеры. Спорт комплексында биредә шөгыльләнүче балалар белән әңгәмә корды. Михаил Колмаков Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, 2003 елда шунда яраланып,  кулын ампутацияләргә туры килә. Спортка 2015 елда гына профессиональ рәвештә әйләнеп кайта.

"Балаларга да спорт белән шөгыльләнергә кирәк, ул чыныктыра һәм тәрбияли, тормышта бөтен кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган характерның чыныгу мөмкинлеге бирә", – ди триатлон буенча халыкара класслы спорт мастеры Михаил Колмаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса