Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә урам бадминтоны буенча турнир узачак

Турнир "Татнефть" ярдәме белән уздырыла.

 Әлмәттә беренче тапкыр "Мирас" спорт-сәламәтләндерү комплексы каршындагы мәйданда һәвәскәрләр һәм профессиональ уенчылар арасында урам бадминтон (Air Badminton) буенча турнир узачак.

Турнир "Татнефть" һәм "Мирас" спорт-сәламәтләндерү комплексы инициативасы  белән үткәрелә.

Турнир А һәм Б төркемнәрендә узачак.


А төркемендә Татарстан республикасы һәм Россия Федерациясендә рейтингы булган спортчылар,  спорт разрядлары булган спортчылар чыгыш ясаячак.


Б төркеме исә профессиональ рейтингка кермәүче һәвәскәрләр яки бадминтонда уйнау тәҗрибәсе булмаган катнашучылар өчен.


Яшь буенча чикләүләр юк.


Ярышлар түбәндәге разрядларда AirBadminton дисциплинасы кагыйдәләре нигезендә үткәрелә:
- ир-атлар арасында ялгыз разряд;
- хатын-кызлар арасында ялгыз разряд;
- ир-атлар арасында парлы разряд;
- хатын-кызлар парлы разряды;
- катнаш парлы разряд.

Катнашырга теләүчеләр  ️Шевченко ур., 55 йортта урнашкан "Мирас" спорт комплексына мөрәҗәгать итә ала. тел.: 8 (8553) 44-05-11
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса