Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр грек-рим көрәшендә уңышка ирешеп, алтын, көмеш, бронза медальләр алдылар

Ярышларда Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Урыссу, Баулы, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай, Чистай һәм Башкортостан Республикасыннан 160 көрәшче катнашты.

3-4 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 2008-2009 һәм 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан республикасының атказанган физик культура хезмәткәре А.А. Шипилов истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Факел" урта гомуми белем бирү мәктәбе беренчелеге узды.

Әлмәт шәһәрен балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 8 спортчы тәкъдим итте.
Яшь спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Әлмәткә  алтын, көмеш һәм өч бронза медаль алып кайттылар. Халиков Рамазан җиңеп, алтын медаль алды. Давләтов Абдиджон 2 нче урынны яулады. 

Хәбибрахманов Эдгард, Солтанов Салават һәм Шашанов Владимир 3 нче урынны алдылар.


Спортчыларны һәм аларның  тренерларыВәдигуллин Айрат Зөфәр улын, Гатиев Динар Фәиз улын һәм Мингалев Тамерлан Андреевичны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса