Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә 1 нче май эстафетасы узды

Һава шартлары начар булуга карамастан, стартка мәктәп укучылары, студентлар, предприятие эшчеләре чыкты.

Әлмәттә Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көненә багышланган 61 нче җиңел атлетика эстафетасы узды.

Мәктәптә укучы кызлар  арасында җиңүне 25 нче мәктәп яулады. 2 нче урында 17 нче мәктәп, 3 нче урында 12 нче мәктәп булды. 

Мәктәптә укучы малайлар арасында 1 нче урында 7 нче мәктәп, 2 нче урында 10 нчы мәктәп, 3 нче урында 21 нче мәктәп. 

Урта махсус белем бирү уку йортында укучы кызлар арасында 1 нче урында физкультура көллияте, 2 нче урында политехнику техникумы, 3 нче урында медицина көллияте. Егетләр арасында 1 нче урында физик культура көллияте, 2 нче урында политехика техникумы, 3 нче урында профессиональ көллият командасы булды. 
 

Югары уку йортларында белем алучы кызлар командалары арасында нефть институты 1 нче урында, инновацион университет командасы 2 нче урында булды. Егетләр арасында нефть институты 1 нче урында, ТИСБИның Әлмәт филиалы 2 нче урында, Казан инновацион университеты командасы 3 нче урында булды. 

Оешмалар арасында 1 нче урында АТПО, 2 нче урында "Татнефть"нең Технологик үсеш үзәгенең яшьләр оешмасы, 3 нче урында ТАГРАС Холдинг.

 

Оештыручылар "Татнефть" профсоюзына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса