Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады

Әлмәт шәһәрен олимпия резервының  спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 20 көрәшче тәкъдим итте.

28-29 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә 14 яшькә кадәрге (2008-2009 елларда туган) егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан республикасы беренчелеге булып узды.

 

Безнең спортчлар ике алтын, ике көмеш һәм өч бронза медаль яуладылар.  

Балтабаев Руслан һәм Шашанов Владимир җиңүчеләр булдылар. 2 нче урынны Таһиев Малик һәм Талипов Салават, 3 урыннарны Борһанов Айнур, Квашнин Никита һәм Шикин Глеб алдылар.

Егетләрне һәм аларның тренерлары Гаджиев Эдуард Замировичны, Корнилов Данил Степановичны, Мингалев Тамерлан Андреевич, Вадигуллин Айрат Зөфәр улын, Гатиев Динар Фәиз улын, Джанвелян Эдуард Альберт улын котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса