Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган шахмат ярышы узды

Әлеге чарада 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге 40 бала катнашты.

24 апрельдә «Мирас» спорт комплексының фойесында шахмат буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган шәхси беренчелек үтте.

Алар барысы да шахмат буенча тренер Рафаэль Бәдретдинов шәкертләре.

Уен 20 тактада узды һәм швед системасы буенча алып барылды, һәр катнашучыга 10 минут контроль. Барлыгы 7 тур булды.

Ярышларның максаты - талантларны ачыклау, логиканы һәм фикерләүне үстерә торган уенга кызыксыну уяту.

 Нәтиҗәдә призерлар билгеле булды:

Кызлар арасында ярыш нәтиҗәләре:

1 урын-Әхмәдиева Әминә

2 урын-Латыйпова Камилә

3 урын-Галеева Зарина

Малайлар арасында нәтиҗәләре:

1 урын-Тәхаутдинов Роберт

2 урын – Саливано Егор

3 урын-Жуков Вячеслав

Яшь спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса