Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт гимнастлары Яр Чаллыдан җиңү белән кайтты

Безнең шәһәрне олимпия резервы спорт мәктәбенең гимнастика бүлегенең 15 спортчысы тәкъдим итте.

15-17 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә спорт гимнастикасы буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган муниципаль ярышлар узды. Ярышларда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән 168 гимнастка катнашты.

 

Безнең спортчылар үз шәһәрләренә өч медаль: алтын, көмеш һәм бронза алып кайттылар. Абдрахманова Алинә җиңү яулады. 2 нче  урында Солтанова Диана. 3 нче урынны Филенева Кристина яулады.

Кызлар спорт мәктәбендә тренерлар Гомзякова Любовь Николаевна һәм Гайнуллин Марсель Илгиз улы җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса