Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт акробатлары республика ярышларында җиңү яулады

Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Октябрьскийдан 200 спортчы катнашты.

Лениногорск шәһәрендә 17-18 апрельдә спорт акробатикасы буенча Татарстан республикасы шәһәрләре арасында республика ярышлары узды.

Әлмәтнең олимпия резервы спорт мәктәбенең спорт акробатикасы бүлеге спортчылары ярышларда катнаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Кузнецова Алена, Анохина Екатерина, Нурумбетова Арина, Аполонова Ульяна, Садыкова Милана, Аббасова Сәлинә, Реутова Ульяна, Большакова Милана, Джанвелян Милана, Антиков Максим, Гыйләҗева Карина, Корнилова Мария, Займуллина Адилә җиңү яуладылар.

Шулай ук әлмәтлеләр 2, 3 нче призлы урыннарны да алдылар.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса