Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт полиция хезмәткәрләре студентлар белән волейбол уйнады

​ Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең полиция ветераннары, бүлекнең Иҗтимагый советы белән берлектә, Әлмәт медицина училищесы студентлары белән волейбол матчы үткәрделәр.

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең Иҗтимагый советы әгъзасы, отставкадагы полиция подполковнигы Фәнис Киреев ярышларда катнашучыларга спорт уңышлары, компромисссыз һәм гадел уеннар теләде.

Команда залга күтәренке кәеф белән чыкты, ә командаларның спорт рухын җанатарлар тәэмин итте. Дусларча очрашуда барлык уенчылар да туп белән идарә итүнең менә дигән техникасын һәм югары команда рухын күрсәттеләр.

Матч ахырында 3:0 исәбе белән полиция ветераннары командасы җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса