Әлмәттә «Кролист көне» узды
Ярышларда Бөгелмә, Азнакай, Җәлил, Лениногорск, Зәй, Баулы шәһәрләреннән һәм Әлмәттән 208 спорт-сәламәтләндерү һәм спорт төркеме йөзүчеләре катнашты.
17 апрель көнне Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында йөзү буенча «Кролист көне» дип исемләнгән ачык ярышлары узды.
Ярыш берничә этапта узды. Үз яшь категорияләренә карап, һәр йөзүче 50-400 метр дистанциягә йөзде.
Барлыгы 12 комплект медаль уйнатылды.
Ярышларның призерларын ил чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Эдуард Вәлиәхмәтов бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа