Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр футбол буенча Идел буе федераль округы чемпионатында җиңү яулады

Чемпионат «Единство» физик культура, спорт һәм сәламәтлек саклау фонды, «МегаФон», Россия футбол берлеге, РФ спорт министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды.

13-15 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә балалар йортлары һәм мәктәп - интернатлар командалары арасында «Киләчәк сиңа бәйле» дип аталган XVI ачык Бөтенроссия футбол ярышлары узды. Идел буе федераль округында ярышларның 2 этабында Татарстан Республикасы данын «Әлмәт балалар йорты» командасы яклады. Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр ярышларның республика этабы чемпионнары булган иде. Команда куелган бурычны уңышлы үтәде һәм балалар йортлары һәм мәктәп - интернатлар командалары арасында футбол буенча Идел буе федераль округы чемпионы булды. Команданы котлыйбыз һәм Сочида узачак футбол буенча бөтенроссия ярышларында уңышлар һәм җиңүләр телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса