Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә студентлар арасында йөзү ярышлары узды

15 апрельдә 4 нче урта мәктәп базасында Әлмәт районы урта һәм югары уку йортлары арасында Спартакиада зачетына йөзү буенча ярышлар узды.

Ярышларда катнашучыларның нәтиҗәләре ГТО комплексы нормативлары исәбенә кертелә.

Урта махсус уку йортларында белем алучы егетләр арасында җиңүне физкультура көллияте командасы яулады, 2 нче урында политехнику техникумы һәм 3 нче урында шәһәрнең профессиональ көллияте.

Кызлар командалары арасында Әлмәт физкультура көллияте кызларына тиңнәр булмады, 2 нче урында медицина көллияте кызлары, 3 нче урында политехника техникумы.

Югары уку йортлары арасында команда нәтиҗәләре болайрак: 1 нче урынны Әлмәт дәүләт нефть институты егетләре командасы алды, 2 нче урында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, 3 нче урында ТИСБИ егетләре.

Хатын-кызлар командалары арасында җиңүне нефть институты кызлары яулады, 2 нче урында Казан инновацион университеты кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса