Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә грек-рим көрәше буенча шәһәр һәм район беренчелеге узды

Ярышларда грек-рим стилендә көрәшүче 60 спортчы катнашты.

30 мартта олимпия резервының спорт мәктәбендә 2008-2009 елларда туган егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы беренчелеге узды.

Ярышлар егетләр арасында 14 авырлык категориясендә узды.

Яшь спортчылар яхшы әзерлек һәм матур көрәш күрсәттеләр. Әти-әниләр яшь спортчылар өчен җан аттылар, җиңелүчеләргә көч биреп тордылар, җиңүчеләр белән горурландылар.

Барлыгы 13 алтын, 10 көмеш һәм 24 бронза медаль уйнатылды, барлык җиңүчеләр һәм призерлар шәһәр спорт идарәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Нәтиҗәләр буенча республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу өчен 2008-2009 елларда туган егетләр җыелма командасы формалаштырылды.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса