Әлмәт боксчысы Йошкар-Олада узган ярышта 2 нче урынны яулады
Турнирда Идел буеның 14 төбәгеннән иң көчле спортчылар катнашты.
2 нче марттан 6 нчы мартка кадәр Йошкар-Ола шәһәрендә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Бормотов Артем 2 нче урынны яулады.
Шулай ук Артем “Җиңүгә омтылыш өчен” махсус призы белән бүләкләнде.
Тренерлар: Низамиев Р.Р., Бормотов С. А. “Девон – Юность” бокс клубы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа