Әлмәттә узган авылда яшәүчеләрнең 52 нче Спартакиадасы нәтиҗәләре
6 март көнне шәһәр стадионында күптән көтелгән Спартакиада узды.
Мини-футбол, армспорт, гер спорты, электрон мылтыктан ату, аркан тарту, чаңгы эстафетасы дисциплиналарында иң көчлеләрне ачыкладылар.
800 гә кадәр халкы булган авыл җирлекләре арасында Кичуй авылы җиңде, 2 нче урында Сәрән авыл җирлеге, 3 нче урында Аппак авылы командасы.
800 дән артык халкы булган авыл җирлекләре арасында 1 нче урынны Тайсуган авылы командасы яулады, 2 нче урында Габдрахман авылы, 3 нче урында Миңлебай авыл җирлеге.
Спартакиаданың барлык призерларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа