Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре халыкара ярышлардан өч бронза медаль алып кайтты

Спорт мәктәбе спортчылары, грек-рим стиле көрәшчеләре 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча 26 нчы Олимпия уеннары бронза призеры Валерий Циленьть призларына "LIDA-Open" халыкара турнирыннан кайттылар.

Ярышлар  17-19 февральдә Беларусь республикасының Лида шәһәрендә узды.


Безнең көрәшчеләр инде икенче ел халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнаша.


Быел, киеренке көрәш нәтиҗәсендә һәм сыйфатлы әзерлек нәтиҗәсендә, өч спортчыбыз мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.


Алар - Зиннуров Ильяс (71 кг авырлык категориясе), Вафин Рафаэль (51 кг авырлык категориясе), Морзаханов Рамил (51 кг авырлык категориясе)


Спортчыларыбызны, аларның тренерлары Гаджиев Эдуард Замировичны һәм Корнилов Данил Степановичны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз!!!


Без сезнең белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса