Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчысы чаңгыда шуу буенча республика беренчелегендә 2 нче урынны яулады

Анда барлыгы 295 спортчы катнаша. ⠀

17-21 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә, "Локомотив" базасында, 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан республикасы беренчелеге уза.

20 февральдә ирекле стиль белән 3 км дистанциягә чаңгыда узышуда Линар Москов 2 урынны алды, ул беренче урынны алган спортчыдан 0,09 секундка гына калышты.

Һәм безнең команда кызларыннан иң яхшы нәтиҗәне  Крук Валерия күрсәтте. Ул 10 нчы урынны алды. 

Егет-кызларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә ярышларда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса