Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт кикбоксерлары Уфадан медальләр алып кайтты

Анда Идел буе федераль округының 11 субъектыннан 450 спортчы катнашты.

11-13 февральдә Уфада фулл-контакт һәм К-1 бүлекләрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.


 Татарстан республикасы җыелма командасы составында Әлмәтнең олимпия резервы спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты.


Безнең егетләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 2 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза медаль алдылар. 
Ярышларда Ширхан Гусейновка тантаналы рәвештә "Кикбоксинг буенча Россиянең спорт мастеры" таныклыгын тапшырдылар.


Ярышлар финалистлары Якутскида, Саха Республикасында узачак Россия чемпионатында һәм беренчелегендә округ данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса