Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә әлмәтлеләр призлы урыннар яулады

Ярышларга Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан грек-рим стилендә көрәшүче 160 спортчы килгән иде.

5-7 февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Әлмәт шәһәрен, Татарстан Республикасы җыелма командасы составында, Әлмәтнең олимпия резервы спорт мәктәбе көрәшчеләре тәкъдим итте.
Безнең егетләр матур көрәш, сыйфатлы әзерлек күрсәтеп, Әлмәткә ике көмеш һәм ике бронза медаль алып кайттылар.


Шулай ук егетләр 10-14 мартта Хабаровск шәһәрендә узачак юниорлар арасында Россия беренчелегендә Идел буе федераль округы данын яклау хокукына ия булдылар.


Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары Гаджиев Эдуард Замировичны, Джанвелян Эдуард Альберт улын һәм Корнилов Данил Степановичны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса