Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттән ике көрәшче грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге финалына чыкты

Иң зур төбәкара ярышларда илебезнең 13 субъектыннан 300 спортчы катнашты.

2021 елның 28-29 гыйнварында Киров шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә Мадумаров Самандар һәм Зиннуров Ильяс икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Мадумаров Самандар Идел буе федераль округы буенча 65 кг авырлык категориясендә 6 көндәшен җиңеп, көмеш медаль яулады.


Ильяс Зиннуров Идел буе федераль округының 72 кг авырлык категориясендә 5 көндәшен җиңеп, бронза призеры булды.


Көрәшчеләрне һәм аларның тренерлары Гаджиев Эдуард Замир улын, Корнилов Данил Степановичны һәм Зәйнуллин Тимур Рафис улын уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса