Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары бокс буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады

Турнирда республиканың 138 иң көчле спортчысы катнашты.

25-29 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Шәңгәрәев Илдан (40 кг), Бормотов Артем (46кг) 1 нче урыннарны яуладылар.


Әлмәт егетләре Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кертелде. Артем Бормотов 46 кг авырлык категориясендә безнең республика данын Идел буе федераль округы беренчелегендә яклаячак.


Спортчылар "Девон-Юность" бокс клубында шөгыльләнәләр. Тренерлары: Низамиев Р. Р., Бормотов С. А.

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса