Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең хоккей командасы җиңү яулады

“Нефтяник” хоккей командасы үз бозында Санкт-Петербургтан “СКА-Нева” командасы белән очрашты.

Көндәш команданың капкасына беренче шайбаны “Нефтяник”тан Данил Гизатуллин кертте. “СКА-Нева”капкасына икенчесен Ленар Мансуров кертсә, өченчесен Максим Салахов кертте. 


Тик шуннан соң гына, бер уенчыга күбрәк булган “СКА-Нева” җиңүгә бер адым ясады,әмма шунда ук кунаклар капкасына дүртенче шайба керде. “Нефтяник”ка җиңүне  Ленар Мансуров китерде.


4:1 исәбе белән “Нефтяник” җиңде.  Аның җиде матчлы өй сериясе ахырына якынлашты. Хәзер безнең команда Төмән – Ханты-Мансийск – Красногорск – Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса