Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең көрәшче кызлары Алабугадан җиңү белән кайтты

Ярышларда республикабызның 15 районыннан 270 көрәшче катнашты.

21-23 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәрендә 16 яшькә кадәрге (2006-2007 елларда туган) егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Әлмәт шәһәрен олимпия резервы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 20 спортчы тәкъдим итте.


Безнең кызлар ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм Әлмәткә 1 алтын, 2 көмеш һәм 5 бронза медаль алып кайттылар. 


Родионова Ульяна (39 кг) 1 нче урынны яулады. Нестерова Эвелина (50 кг), Җиһаншина Илсөя (58 кг ) 2 нче урында, Семенова Валерия (33 кг), Горшкова Евгения (42 кг), Алексеева Арина (54 кг), Григорьева Ангелина (66 кг), Ялалтдинова Азалия (65 кг) 3 нче урынны яуладылар.


Кызларны, аларның тренерлары Нәфисуллина Эльмира Равил кызын һәм Галиев Айрат Агиз улын котлыйбыз һәм Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса