Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Якташ спортчыбыз Виталий Петряков “World Junior Champion” бәйгесендә җиңде

Очрашу Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында "Kazan Fight Night" профессиональ бокс кичәсендә узды.

Татарстан боксчысы Виталий Петряков Украина боксчысы Владимир Гордиенко белән World Junior Champion поясы өчен барган 8 раундлы көрәштә җиңү яулады.


Әлмәт шәһәрендә туып-үскән Виталий Петряков боксчы карьерасын 2019 елда башлап, бер ел эчендә диярлек тугыз көрәш үткәрде һәм хәзер IBA International поясына ул World Junior Champion титулын да алды.


Без спортчыны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Фото: ӘМР физик культура һәм спорт идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса