Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт ат спорты мәктәбендә “Яңа ел стартлары” узды

Әлмәт муниципаль районы беренчелегенә ат ярышлары ел саен үткәрелә.

Конкурс өч көн дәвам иткән. Бу көннәрдә ярышларда 60 пар катнашкан. Турнир сикерү һәм дрессура буенча ярышларга бүленгән.


Беренче ике көндә катнашучылар билгеләнгән схема буенча күчмә композицияләр башкаруны күрсәткәннәр. Айнур Зиннуров “TEST B” программасында үзенең Принцесса кушаматлы аты белән җиңү яулаган.


Икенче урынны Вулкан кушаматлы атта Салават Сираев алса, өченче урынны Понтонда Виктория Бабатова яулаган.


Икенче көнне Йолдыз кушаматлы аты белән Арина Маханова алтын медаль алган. Икенче урында Адилә Миңнегалиева, өченче урынны Софья Сухова һәм Екатерина Багаевалар бүлешкән.

 

Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса