Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт йөзүчеләре Саранск шәһәреннән җиңү белән кайтты

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын котлыйбыз!

8-10 декабрь көннәрендә Саранск шәһәрендә "Идел буе" балалар йөзү лигасының йөзү буенча республика ярышлары булган. 

Бу хакта үз инстаграмында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары Ренат Нугайбеков хәбәр итә.

Ярышта Россиянең төрле почмакларыннан 2004-2011 елларда туган 850 дән артык бала катнашкан. ⠀
Безнең шәһәрне 13 спортчы тәкъдим иткән.

Александр Белоусов 50 м га, 100 м га, 200 м га брасс белән йөзүдә җиңүче булган.

Никита Белоусов 400 м га комплекслы йөзүдә җиңгән, 200 м га комплекслы йөзүдә икенче булган, ә 200 м га брасс белән йөзүдә бронза медаль яулаган.

Сәйфетдинов Реналь бу ярышларда 800 м га ирекле стиль белән йөзүдә I зурлар разрядын үтәп, 3 көмеш медаль яулаган.
Киселева Агния шулай ук ирекле стиль белән 800 м га йѳзүдә зурлар арасында I разрядны башкарган һәм ирекле стиль белән 400 м га йѳзүдә бронза медаль яулаган.

Хәбибуллин Шамил һәм Шурунова Таисия - ярышларның бронза призерлары.

Хәсәншина Даяна шулай ук 200 м га ирекле стильдә һәм берничә төрле ярышны берләштергән дисциплинада ике бронза медаль яулаган.

Кузьмина Анастасия - 5 медаль иясе. Шулай ук рәсми рәвештә I өлкәннәр разряды башкарган. Россия буенча рейтингта 2010 елда баттерфляй белән 50 м га, 100 м га, 200 м га баттерфляй белән йѳзүдә 1 нче булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса