Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары спорт акробатикасы буенча республика чемпионатында җиңгән

28-30 ноябрь көннәрендә Казанда спорт акробатикасы буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге узган.

Бу ярышларда Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләреннән 200дән артык иң көчле акробат катнашкан.


Әлмәт шәһәре командасын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәшкил иткән.


Әлмәт спортчылары ике беренче, ике икенче һәм өч өченче урыннарны яулаган!


Җиңүчеләр:
Галиева Элина — спорт мастеры программасы (чемпионат);
Хәбибуллина Рената — спорт мастеры программасы (беренчелек);
Мөхәммәтҗанов Таһир — 11-16 AGE халыкара программасы;
Корбаткин Егор — 11-16 AGE халыкара программасы.


Спортчыларның тренерлары -  Семакина Земфира Эдуард кызы, Семакин Валентин Иван улы һәм хореограф Яббарова Адилә Фәнис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса