Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә яшь янгын сүндерүчеләр ярышты

Янгын сүндерүчеләрнең укыту-тренировкалар манежында район мәктәпләре арасында яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары беренчелегенә ярышлар узды.

Ярышның максаты - янгын сүндерү чараларын нәтиҗәле куллану күнекмәләрен камилләштерү, янгын сүндерүче һөнәрен пропагандалау, яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарының иң сәләтлеләрен ачыклау.


Ярышлар ике этаптан тора иде: каршылыклар аша 100 метрлы полосаны узу һәм штурм баскычы буенча уку башнясы тәрәзәсенә менү. Барлыгы 10 мәктәптән 12-13 яшьлек үсмерләрдән торган 15 команда катнашты.


Яшь янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү-гамәли спорт буенча үз сәләтләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбе командасы яхшы нәтиҗә күрсәтеп, күчмә кубокны алды. 2 нче урында 25 нче урта мәктәп командасы булса, 3 нче урынны инженерлык лицее укучылары яулады. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылуын хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса