Өстәл теннисы буенча ТР Беренчелегендә әлмәтлеләр призлы урыннар алган
Ярыш 18-22 ноябрьдә Казанда узган.
Башкаланың бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2003 елгы һәм аннан яшьрәк малай-кызлар өстәл теннисы буенча иң көчлеләрне ачыклаган.
Әлмәтнең Өстәл теннисы буенча спорт мәктәбе кызлар командасы уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган. Команда составында Вероника Ларина, Ләйлә Гыйсмәтуллина, Милана Пячина, Илсөяр Шәйдуллина чыгыш ясаган.
Шәхси разрядта Вероника Ларина шулай ук җиңүгә ирешкән. Бу хакта шәһәрнең физкультура һәм спорт идарәсе хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа