Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Грек-рим көрәшендә әлмәтлеләр җиңде

12-15 ноябрьдә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча РСФСРның Атказанган тренеры М.М. Сәхәбетдинов истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары узды.

Татарстан тренеры истәлегенә Россия Федерациясенең 42 төбәгеннән грек-рим стилендә көрәшүче 389 иң яхшы көрәшче килде.


Татарстан Республикасы җыелма командасы составында олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.


Әлмәт егетләре бик яхшы әзерлек һәм матур көрәш күрсәтеп, алтын һәм бронза медальләр отты.
Ярышларда 63 кг авырлык категориясендә Хайретдинов Максим җиңүче булды.


Ярышларның 55 кг авырлык категориясендә бронза призеры- Зырянов Роман.


Үсмерләр Гаджиев Эдуард Замирович, Джанвелян Эдуард Альбертович һәм Корнилов Данил Степанович җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса