Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Үзәк мәчет янында автомашина бәлага тарыган

Бу хәлне әлмәтлеләр бүген фотокамерага теркәргә өлгергән.

Белүегезчә, шәһәрнең шарлавыклы буаларын үзгәрешләр көтә. Бу вакытта төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә Мәрҗәни урамының бер өлеше автотранспорт хәрәкәте өчен өлешчә (Белоглазов урамыннан Мәрҗәни урамы юнәлешендәге полосасы) ябык. Чит ил маркалы автомобиль ни сәбәпле төзелеш зонасына барып төшкәндер - билгесез, ләкин машина хуҗасы траншеядан үзе генә чыга алмавы күренеп тора. Шунлыктан ярдәмгә автоэвакуатор чакырырга мәҗбүр булганнар...

Юл билгеләре һәм кагыйдәләр тиктомалдан барлыкка килми, аны белгечләр күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен махсус уйлап чыгара һәм урнаштыра. Шуңа күрә юлларда игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса