Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Үзенә – берни дә булмаган, машинасына карарлык түгел [+ФОТОЛАР]

26 декабрь кичендә Казанның Кремль дамбасында KIA Rio автомобилен "иярләгән" кыз зур тизлектә хәрәкәт иткәндә юлдан очып чыга һәм тимер киртәгә килеп бәрелә.

Бәрелү шулкадәр көчле була ки, чит ил машинасының детальләре тирә-якка чәчелеп китә, кызга исә берни дә булмый. Бу хәлне күргән кешеләр әйтүенчә, ул исерек булган һәм аягында көч-хәл басып торган.


Ни өчен исерек хәлдә руль артына утыруын һәм һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуын кыз берничек тә аңлатып бирә алмаган, дип хәбәр итә "Эфир 24" телеканалы.

 

Интертат.ру

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса