Әлмәт таңнары

ТР буенча ЭЭМ ГАИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшен көчәйтә

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә.

2020 елның сентябрьнең 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кеше һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре - җәяүлеләрне бәрдерү, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу һәм каплану.

 

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аварияләрне киметү максатыннан республиканың автомобиль юлларында постлар көчәйтеләчәк, шәһәр һәм районнарда өстәмә рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак. Машина йөртүчеләр исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешларын үтәмәү кебек авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау, шулай ук яктылык кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән өстәмә профилактик чаралар үткәрүгә аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, юлда баланс тотучы җайланмалар белән берлектә инженерлык чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү максатында өстәмә тикшерүләр уздырылачак.

 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: