Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең саны 30дан артты

Ханты-Мансийски автоном округында булган юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең саны 34кә җитте, аларның 27се балалар булуы турында хәбәр итә, ТАСС.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 12 кешенең һәлакәт урыныда ук гомере өзелгән, үлүчеләрнең 10сы - балалар. 19 кеше хастаханәдә дәвалана, 12 кеше - шул исәптән 11е - балалар, һәм бер өлкән кеше реанимациядә ята, аларның хәле авыр һәм бик авыр дип бәяләнә.

Фаҗига кичә, 16:00 сәгатьтә Ханты-Мансийски - Төмән трассасының 926нчы километрында булды. Ханты-Мансийскидан Нефтеюганскига акробатика ярышыннан кайтып килүче балалар утырган автобус ике җиңел машина һәм бер йөк машинасы белән бәрелеште.

Бүген Ханты-Мансийски атоном округында матәм көне игълан ителде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса