Юл һәлакәтендә ике 19 яшьлек кызның берсе зыян күргән, икенчесенең гомере өзелгән
М7 трассасының 854нче километрында «Фредлайнер» һәм Башкортстан номерлы «Хендэ Акцент» машинасы бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 19 яшьлек бер кыз зыян күргән, тагын бер 19 яшьлек кызның гомере өзелгән.
Коткаручылар махсус гидравлик җайланма белән машинадан ике кызны да чыгарганнар һәм автомобильнең аккумуляторын сүндергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа