Юл һәлакәтендә 9 кеше зыян күргән
Юл билгесенә игътибар итмичә юлның каршы як полосасына чыккан чит ил автомобиле берьюлы ике автомобиль белән бәрелешкән.
Вакыйга кичә 15.20 сәгатьләр тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлында булган. Нәтиҗәдә кагыйдә бозган автомобильнең биш кешесе (икесе балигъ булмаган), ә икенче автомобильнең 4 кешесе (берсе балигъ булмаган) төрле тән җәрәхәтләре алган. Өченче автомобильдәгеләр зыян күрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа