Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

ЮХИДИ: 2018 елдан соң юл һәлакәтендә үлүчеләр саны кискен артачак

Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең картаюы һәм автопаркның искерүе белән бәйле.

2018 елдан соң Россиядә юл һәлакәтендә үлүчеләр саны кискен артачак. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең картаюы һәм автопаркның искерүе белән бәйле, дип яза «Известия».
Юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәштә куллану күздә тотылган төп чаралар - камераларның санын арттыру, машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә икътисади яктан стимуллаштыру, шулай ук «югары технологияле электрон техника» һәм «нәтиҗәле чаралар»дан файдалану.
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре көн саен булып тора, юлларда өлкәннәрнең дә, балаларның да гомере өзелә. Күптән түгел Краснодар краенда йөк машинасы катнашындагы һәлакәттә биш кешенең гомере өзелде. Түбән Новгород өлкәсендә фура белән бәрелешү аркасында - ике, Свердловск өлкәсендә автомобильнең юл читенә төшеп китүе аркасында шулай ук ике кеше үлде, өчесе тән җәрәхәтләре алды. Болар - соңгы көннәрдә теркәлгән юл һәлакәтләренең бик аз өлеше генә, диелә хәбәрдә.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса