Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә велосипедчыны бәрдергәннәр

24 июльдә Герцен урамы буенча 60нчы йорт каршында якынча 17 сәгатьтә юл транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ЛАДА ЛАРГУС автомобиле йөртүчесе Ломоносов урамы ягыннан Тагиров урамына таба барганда светофорсыз җәяүлеләр кичүендә куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм велосипедчыны бәрдергән.

Соңгысы көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлы буйлап, велосипедтан төшмичә генә, юлны чыгарга теләгән.

Авария нәтиҗәсендә велосипедчы медсанчастькә китерелгән. Амбулатор дәвалау билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса