Төркиядә, автобус капланып, 5 кеше һәлак булган
Фаҗига нәтиҗәсендә, 36 кеше хастаханәгә озатылган.
Төркиянең төньягындагы Амасья провинциясендә автобус ауган. Кимендә 5 кеше һәлак булган, дип яза "Газета.ру".
Автобус Истанбулдан Самсунга барган. Юлның бер өлешендә йөртүче идарә итә алмаганлыктан, машина юлдан читкә чыгып капланган. Авария Мерзифон шәһәре тирәсендә булган.
Зыян күргән 36 кеше хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа