Әлмәт таңнары

Түбән Мактамада җәяүлене бәрдерделәр

Түбән Мактаманың Совет урамы, 1 нче йорт каршында 13 майда кичке якта җәяүлене машина бәрдерә.

1962 елгы җәяүле хатын-кыз светофорның яшел уты янганда Совет урамын аркылы чыгарга була. Шул вакытта аны Гагарин урамыннан борылучы машина бәрдерә. ВАЗ 21140 (шоферы 1989 елгы) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, җәяүлегә өстенлек бирми. Нәтиҗәдә җәяүлене тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озаталар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим