Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанлы чит республикада авария ясаган

Татарстаннан бер ир ВАЗ-2114 машинасы белән күрше Чувашстанның Канаш районында авария ясый.

Ул аек булмаган хәлдә руль артында барганда каршы як полосага чыга һәм Lada Kalina машинасына кагылып үтә дә, аннары «Нива»га барып бәрелә.

Нәтиҗәдә «ундүртле»нең һәм «Нива»ның пассажирлары үлә. Тагын 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Татарстан кешесе аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса