Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда зур һәлакәт [+ФОТОЛАР]

Ялларда Казан янында Югары Ослан районында өч машина катнашында зур авария була.

Фаразларга караганда, Казаннан Ульяновскига баручы Peugeot 4007 автомобиле каршы як полосада Ford Focusка ышкыла. Аннары бер уңайга баручы "Лада Приора"га килеп бәрелә.

ДТП булган урында биш кеше, шул исәптән Ford Focusтан биш айлык кыз бала һәлак була. "Лада Приора"ның 44 яшьлек шоферы һәм 15 яшьлек пассажиры, Peugeot шоферы һәм 43 яшьлек пассажиры үлә. Тагын биш кеше, шул исәптән 7 һәм 5 яшьлек ике кыз хастаханәдә. Ачыкланганча, 63 яшьлек Peugeot шоферы гаепле, ул элек машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса