Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда зур фаҗигада 5 кеше һәлак: арада 5 айлык бала да бар [+ФОТОЛАР]

Югары Ослан районында өч машина бәрелешкән, биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Һәлакәт Казан - Ульяновс юлының 38 нче чакрымында булган.

Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50 сәгатьтә хәбәр керә. Юлда «Пежо», «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары бәрелешә. Соңрак ачыкланганча, һәлакәттә 5 кеше, шул исәптән биш айлык баланың гомере өзелә.


«Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Пежо» автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына "очып" чыга, «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары белән бәрелешә. Әлеге хезмәт ачыклык керткәнчә, «Форд Фокус» машинасының пассажиры - 5 айлык кыз бала, «Лада Приора»ның йөртүчесе белән 20 яшьлек пассажир кыз, «Пежо» машинасы йөртүчесе белән пассажиры вафат булган.

Моннан тыш 5 кеше, шул исәптән 2 бала хастаханәгә озатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса