Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысы үлгән

Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать 6лар тирәсендә Буа районы Татар Буасы авылында булган. Укучы малай юлдан барган. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән. Үсмер үзе дә Юл йөрү кагыйдәсен бозган - кырыйда урын була торып, юлдан атлаган, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар да буламаган.

Җәяүле хастаханәдә җан биргән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса