Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган [+ФОТОЛАР]

Кичә, 11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган.

8:50 сәгатьтә килеп чыккан һәлакәт аркасында җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган. ВАЗ-2114 автомобиленең Осиново бистәсе ягыннан Казанга таба барышы булган. Аның йөртүчесе һава шартларына бәйле рәвештә юлның торышын игътибарга алмый, куркынычсыз тизлекне арттыра һәм алда барган машинаны узарга тели. Әмма идарәне югалтып, йөк төялгән "КамАЗ" астында калган. "КамАЗ" җиңел машинаны берничә метр сөйрәп барган.

Җиңел машина белән идарә итүче 34 яшьлек ир-ат урында ук җан биргән. Коткаручыларга аның үле гәүдәсен чыгару өчен берничә сәгать вакыт кирәк булган, дип яза http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса