Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда автоцистерна белән “Лада” бәрелешкән, һәлак булучы бар

Кичә төнлә Теләче районында Мәскәү номерлары белән булган "Вольво"автоцистернасы "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Һәлакәт төнге сәгать 3тә М7 трассасының 895нче километрында булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән, дип яза "Татар-информ".


Зур Нырсы авылы посты янгын сүндерүчеләре урынга килеп, автомобиль аккумуляторын сүндергән һәм махсус гидравлик корал ярдәмендә "Лада Гранта" автомобиленнән машина йөртүченең үле гәүдәсен алган.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса