Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстан юлында һәлакәт: бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте кичә 14:22 сәгатьтә Казан - Шәмәрдән автомобиль юлының 34 нче чакрымында килеп чыккан.

Беренче фаразлар буенча, 26 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Киа Рио" машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2107" автомобиле белән бәрелешә.

Һәлакәт аркасында ватан машинасының 51 яшьлек пассажиры урында ук җан бирә. Шул ук автомобильнең 19 яшьлек йөртүчесе һәм 54 яшьлек пассажир, "Киа Рио"ның йөртүчесе белән 49 һәм 15 яшьлек пассажирлары хастаханәгә озатыла. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

 

Интертат.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса